Буада "Сәламәтлек" VII Спартакиадасы уза

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

2019 елның гыйнварыннан маена кадәр Буада ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Буа муниципаль районының предприятие, оешма һәм учреждение, авыл җирлекләре хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре арасында "Сәламәтлек" VII Спартакиадасы уза. Спартакиада ярышлары түбәндәге спорт төрләре - шорт-трек, чаңгы ярышлары, йөзү буенча инде узды. Безнең спортчыларны алда яңа ярышлар көтә. Катнашучыларга уңышлар һәм призлы урыннар яулаганнарны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International