Кичә, 2019 елның 19 мартында, "БЕРДӘМ РОССИЯ " партиясенең Буа җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә район халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.
Бу чарада Татарстан Республикасының Буа нотариаль округы нотариусы Ирек Дәүләтшин, Татарстан Республикасының Буа адвокатлар конторасы адвокаты Ленар Шакирҗанов, Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәре Лилия Евдетовна, «ТР БТИ» АҖ Буа бүлекчәсе җитәкчесе Азат Таҗиев һәм Пенсия фонды белгече Рузия Гәрәева катнашты. Тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый консультацияләргә ихтыяҗ зур. Гражданнарны кабул итүгә бирелгән вакыт еш җитми, шуңа күрә безнең юристлар нигездә «Соңгы клиентка кадәр» принцибы буенча эшли.
Юридик ярдәм сорап 16 кеше мөрәҗәгать итте, нигездә пенсия законнары, суд-башкару дисциплинасы, гаилә һәм җир хокуклары мәсьәләләре буенча сораулар белән.