Бу атнада Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Районда мондый диагноз белән 72 кеше исәптә тора. Бәхеткә, соңгы ике елда теркәлгәннәр арасында балалар юк. Пациентларның күбесе 30-40 яшьтәгеләр.
Район үзәк дәваханәсенең табиб-фтизиатры Сания Вәлиева статистикада балалар булмавын яңа төрле, туберкулезның барлыгын-юклыгын төгәл күрсәтүче диаскентест белән тикшерүнең файдасы зур, ди. Соңгы 5 елда аның ярдәмендә берничә балада туберкулез авыруы ачыкланган.
– Мантуның кайчакта ялган уңай нәтиҗә бирүе ихтимал. Чөнки ул организмдагы башка үзгәрешләрне дә “күреп”, аны туберкулез дип күрсәтергә мөмкин. Монда җентекле тикшерү таләп ителә. Ә бу тест бары тик туберкулезны гына “таный”. Аны безгә республика диспансеры җибәрә. 2014 елдан бу авыру йоккан балалар саны кими бара. Ачыкланганнарын тулысынча дәваладык, – ди Сания Равилевна.
Бер яктан табиб әлеге мәкерле чирнең сабыйлардан читләшүенә сөенсә, икенче яктан кайгырырга яңа сәбәп бар, ди. Ул – әниләрнең бала тугач, 3-4 көннән соң ясала торган туберкулезга каршы прививкалардан (БЦЖ прививкасы) баш тартуы. Алар вакцина ясатсалар да, авырый, дигән фикердә торалар, ди.
– Анысы шулай. Тик прививка ясаткан балада бу авыру җиңелчә узып китә, дәвалауга тиз бирешә. Ә менә киресенчә булганда, ул вакытта куркыныч чир – туберкулезлы менингит авыруына китерергә мөмкин. Аңардан сирәкләр генә терелә. Аңласыннар иде, БЦЖ бик кирәкле вакцина. Балагызны әлеге авыру каршында прививкасыз, үзен генә калдырмагыз, – ди ул.
Өлкәннәр балаларын түгел, үзләрен дә әлеге авырудан сакласыннар иде, дип мөрәҗәгать итә табиб. Моның өчен елга бер тапкыр флюорография үтәргә кирәк. Чөнки исәптә торучыларның яртыдан күбрәге берничә ел ярдәмендә әлеге тикшерүне үтмәгәннәр. Мәсәлән, быел теркәлгән ике авыруның (шәһәрдән һәм авылдан) берсе – урта яшьләрдәге ир-ат 5 ел буе флюорографиягә килмәгән. Андыйлар үзләрен куркыныч астына кую гына түгел, ә контактка кергән һәрбер кешене зарарларга мөмкин.
– Фтизиатрларда еллар буе сыналган әйтем бар: бер туберкулезлы авыру уртача ун кешегә чирне “бүләк итә”. Шуннан нәтиҗә ясагыз. Поликлиникада флюорография кабинеты эшли, өстәвенә рентгенография тикшерүе дә бар. Авылларга “Пульмоэкспресс” мобиль флюорограф йөри. Мөмкинлекләр җитәрлек. Бары үз сәламәтлегең өчен 5-10 минутны кызганмаска гына кирәк,” – ди Сания Вәлиева.