20 мартта Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов рәислегендә этил спиртын һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча бердәм дәүләт сәясәтен үткәрү буенча ведомствоара комиссия утырышы булды, анда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең контрольлек-инспекция бүлеге начальнигы Татьяна Хәбибуллина, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы начальнигы Марина Тихонова, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Комиссия тарафыннан 2019 елның гыйнвар-февраль айларында Буа муниципаль районында алкоголь базарындагы гомуми вәзгыять, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә ачыкланган бозулар, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар тарафыннан ике ай эчендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә ачыкланган бозулар, алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнештән алынган күләмнәре турында, сәүдә объектлары булмаган торак пунктларга күчмә сәүдә оештыру турында мәсьәләләр каралды. Ваклап сату челтәренә гаризалар нигезендә «Алкоторг» ҖЧҖ супервайзерларының алкогольле продукция китерүнең үтәлеше турындагы докладлары тыңланды.
Утырыш ахырында башкарма комитет җитәкчесе Ранис Камартдинов алкоголь базарындагы вәзгыятьне яхшырту буенча тиешле карарлар эшләү максатында алкоголь базарының торышына даими анализ үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте.