Үзмәшгульле булучылардан салым алыну ел башыннан тәҗрибә рәвешендә илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да кертелде. Ягъни син өйдә кондитер ризыклары пешереп сатасың, яисә косметологик хезмәт күрсәтәсең, ремонт белән шөгыльләнәсең ди, профессиональ керемеңә салым түләргә дә тиеш булачаксың. Яңалык нидән гыйбарәт, үзшөгыльле булып кемнәр саналачак? Бу көннәрдә районда төрле өлкәләрдә хезмәт күрсәтүчеләр, үзмәшгульле булучылар белән очрашулар оештырыла.
Чиртаттагысы шәһәр башкарма комитеты бинасында шәхси транспорты белән пассажир ташучылар, такси, чәчтараш хезмәте күрсәтүчеләр катнашында үтте. Сөйләшү турында социаль челтәрләрдә алдан хәбәр ителсә дә, катнашырга теләүчеләр күп түгел иде. Район финанс-бюджет палатасы рәисе Альберт Вәлиулов анда яңа законның эшләү механизмын сөйләде, “Минем салым” кушымтасында теркәлүнең кайбер өстенлекләренә, легальләшүнең ни өчен кирәклегенә тукталды.
- Ил буенча беркайда да теркәлмичә эшчәнлек алып барып, керем алучылар һәм аның хисабына яшәүчеләр саны көннән-көн арта. Яңа закон киләчәктә менә шундыйларны күләгәдән чыгаруны күздә тота. Дәүләтнең максаты үз эшен булдыручылардан салым алу гына түгел, моның белән аларга өстенлекләр бирү дә, дип ышандыра белгечләр. Әлегә барысы турында да төгәл генә сөйләп булмый, чөнки яңалык эксперимент рәвешендә бара. Мәсәлән, яшь гаилә кредит алырга теләде ди. Ай саен яхшы гына керем алсалар да, эшчәнлекләре теркәлмәгәч, моны дәлилли алмаячаклар. Ә яңа закон мондый каршылыкларны читләштерергә мөмкинлек бирәчәк, - диде ул.
Эшмәкәрләрне моннан бигрәк салым турындагы яңалыклар кызыксындырды. Үзмәшгульлеләргә кемнәр керә? Керемнән кайсы очракта 4, ә кайсы очракта 6 процент алыначак? Теркәлгәннән соң берәр айда керемең булмаган очракта нишләргә? Эшчәнлегеңне туктатырга уйласаң, аннан чыгу мөмкинме? Альберт Рафаэлович сорауларның барысына да аңлатма бирде. Үзмәшгульле категориясенә читтән торып электрон мәйданнар аша, өйдә косметологик хезмәт күрсәтүчеләр, пассажир һәм йөк ташучылар, заказга фото һәм видеога төшерүчеләр, бәйрәм оештыручылар, төзелеш һәм ремонт хезмәте күсәтүчеләр, торакны арендага бирүчеләр, бухгалтерия хезмәтен алып баручылар, юридик консультация бирүчеләр керә. Бу - тулы исемлек түгел. Яңа салымның өстенлекләре шунда: салым органнарына декларация тапшырырга кирәкми, керем исәбе мобиль кушымтада автомат рәвештә алып барыла. Шулай ук контроль-касса аппараты сатып алу да мөһим түгел. Түләгән суммага чекны әлеге кушымта аша тапшырырга мөмкин. Монда инде кем кайсы ысулны кулланачак: чек электрон формада һәм кәгазь рәвешендә бирелә. Үзмәшгульле булучыларның иминиятләштерү взносларын түләмәскә дә хокуклары бар: болар пенсия фонды һәм медицина страхованиесе взнослары. Хезмәт хакың салым исәбенә кермәячәк, эш стажың да сакланачак. Ә салым ставкалары түбәндәгечә: “Минем салым” кушымтасында теркәлүче физик затка хезмәт күрсәткәндә кеременнән 4 процент, юридик затларга хезмәт күрсәтелсә, 6 процент салым түләячәк. Альберт Рафаэлович аңлатуынча, агымдагы ай дәвамындагы керемгә салымны киләсе айның 25нче числосыннан да соңга калмыйча күчерергә кирәк. Керем алынмаган айда салым түләргә кирәкмәячәк, штрафлар да каралмаячак. Эшчәнлекне туктатырга уйлаучылар моны кушымтада күрсәтелгән операция ярдәмендә башкара алалар.
Җитәкчеләр мондый очрашуларның алга табан да дәвам итәчәген әйттеләр.