Язгы боз карап торышка нык күренсә дә, кояш нурлары, елгаларда агымның көчәюе аркасында тиз көпшәкләнә, юкара. Шуңа да анда керү гаять куркынычка әйләнә.
1 номерлы зона эзләү-коткару отряды начальнигы Наил Камәров әйтүенчә, хезмәткәрләр көн саен су объектларында боз калынлыгын үлчәп торалар. Бүгенге көнгә ул 20дән 35 сантиметрга кадәр тәшкил итә, бозның структурасы көпшәк, җылулар бар. Аның нинди ныклылыкта булуын төсенә карап та ачыкларга була. Зәңгәрсу төстәге боз күтәрәчәк, ак булганда ныклыгы ике тапкыр кими, соры, тоныкланган һәм саргылт икән – ышанычсыз. Тагын шунысын да белү мөһим: көзге һәм кышкы боз кеше аяк басканда куркыныч янау турында шатырдап кисәтсә, язгысы бозлы боткага әверелеп, тавыш бирми генә уела. Боз өстендә бәлагә тармас өчен иң гади кагыйдәләрне үтәү дә җитә. Язгы чорда анда кермәү генә түгел, ә сулыклар, елгалар янына якын килмәвең, бозның ныклыгын аяк белән тибеп тикшермәвең, таудан чана белән сулыккка таба шумавың да хәерле. Шулай ук боз киткәндә һәм ташу вакытында текә яр буенда басып тору да куркыныч, чөнки тиз агым аны юып, җимерә. Бу вакытта ата-аналарга балаларына язгы бозга керүнең аяныч тәмамланырга мөмкинлеген һәрвакыт исләренә төшереп торырга, аларның сулыклар янында уйнауларына юл куймаска тиешләр.
Бәлага таручыны күргәндә тиз арада 01 яисә 112 телефон номерларын җыеп хәбәр итәргә кирәк.