Эстония, Төркия, Иран, Украина, Молдова, Казахстан, Үзбәкстан, Сербия, Россия – “эшләпә салырлык” масштаб! Провинциаль Буада үтәчәк Халыкара театрлар фестивалендә катнашачак илләр исемлеге бу. Фестиваль саны буенча өченче, димәк, кечкенә булса да юбилейлы. Алдагыларыннан да яңгырашлырак, дәрәҗәлерәк, зуррак географияле булачак. Буаны вакытлыча Нью-Йорктагы атаклы “Бродвей кварталы” итәргә тырышучы Раил Садриев буалыларны, районыбыз кунакларын театр бәйрәмендә катнашырга чакыра.
- Раил Илдарович, өчен-че Халыкара театрлар фестиваленең быелгы колачын һәм престижын күзаллау өчен анда катнашучы илләрне атап чыгу да җитә кебек. Коллективларны ничек кызыксындырдыгыз? Бу масштабка ничек ирешә алдыгыз?
- Теләсә кайсы фестиваль-нең дәрәҗәсен аның критиклары, ягъни жюрие билгели. Безнең фестиваль-дә яңа проектларны Мәс-кәүдән Александр Вислов җитәкчелегендәге бик көчле, мәртәбәле экспертлар, “Алтын битлек” милли театраль премиясе советы әгъзалары бәяләячәк. Быел анда катнашуга төрле коллективлардан 67 заявка керде. Бары тик 28ен генә кабул иттек. Конкурс барлыкка килде! Сигез чит илдән, Эстониянең Таллин, Молдованың Кишинев, Украинаның Харьков шәһәрләре театрлары, Үзбәкстаннан Таш-кентның иң баш академия театры, Сербиянең Нови-Сад шәһәре коллективы киләчәк. Россия буенча быел беренче тапкыр Якутиядән артистлар көтәбез, Ярославльдән ил-нең Волков исемендәге иң өлкән театры чакырулы. Ә инде беренче фестивальдән катнаша килгән Казахстаннан быел берьюлы өч коллектив чемодан әзерли. Карагандадан, Актүбәдән, Кокшетаудан. фестивальнең бер көнен Буада Казахстан көне итеп билгеләп үтәргә килештек. Әлеге дәүләтнең Россиядәге вәкиле һәм Татарстандагы генераль консулы да кунакка көтелә.
- Ничек уйлыйсыз, Буа зур кабул итүгә әзерме?
- Әзер булачак. Кунакларны 700ләп кеше исәп-ләдек. Кунакханәләр ху-җаларына сервисны тиешле дәрәҗәдә кую, Wi-Fiлар булдыру кирәклеге әйтелде. Фестиваль хостелларга, җәмәгать туклануы предприятиеләренә, район бюджетына күпме керем китерә ала! Моменттан файдаланып калырга кирәк. Әнә, былтыргы фестивальдән күрше Тәтеш музее 168 мең сум акча эшләде. Шулай ук безнең Буа турында сөйләүче сувенирлар кирәклеге ачыкланды. Нәрсә белән мактана алабыз, үзенчәлекле нәрсәбез бар – күрсәтергә кирәк. Бездә калын катламлы чем кара туфрак, Карлы метеориты. Кунаклар безнең шәһәр, район турында истәлеккә сумка тутырып сувенирлар алып китсен. Аларга нинди кызыклы урыннарны күрсәтү турында да баш ватасы бар. Театрларның 80 проценты Буада чыгыш ясаячак, калганнары Тәтештә, Апаста, Чүпрәледә, Кайбычта, Кама Тамагында. Димәк, сәхнәләрне дә заманча театрлар куярлык итеп әзерлисе бар. “Мәдәни райдер” дигән нәрсә бар. Коллективлар спектакльне кую өчен шартлар тудыруга алдан язмача исемлек җибәрәләр. Артистлар өчен гример бүлмәләреннән алып сәх-нә, пәрдәләр нинди булырга тиешлеккә кадәр. Аларны китерү өчен райдер таләпләре һичшиксез үтәлергә тиеш.
- Фестиваль хәбәрчеләре – афишалар театр бинасы алдында атна-ун көн элек пәйдә булды инде. Репертуар белән танышам, күрәм, татарча спектакльләр аз. Ни өчен шулай?
- Беренчедән, фестиваль-нең милләте юк. Аның шарты буенча тәнкыйть-челәр бәясенә моңарчы куелмаган, тамашачы күрмәгән спектакль күр-сәтелергә тиеш. Мәсә-лән, Буа театры Артур Соломоновның Уфадан яшь режиссер Илшат Мөхетдинов куюында “Благодать” спектаклен күрсәтәчәк. Икенчедән, татарчадан русчага тәрҗемә итү әсәрнең тәмен бетерә. Әмма фестивальдә татар телендә спектакльләр дә булачак. Казаннан, Түбән Камадан. Тагын бер кечкенә серне ачам: зур сәхнәләрдә барган тамашаларга параллель рәвештә авыл мәдәният йортларында спектакльләр куелачак. Анда халык театрлары чыгыш ясаячак. Ә Адав-Толымбай сәхнәсе ун көндә дә тулы булачак – татар җырчылары концертлары, спектакльләр белән. Халыкны да тәр-биялисе, күтәрәсе, бәйрәм тәмен белдерәсе килә.
- Фестивальгә быел актер Виктор Сухоруков һәм юмор остасы Юрий Гальцев киләчәк, дип игълан ителде. Былтыр тере Сергей Безруков белән татарча биегән буалылар, хәзер бу хә-бәргә шикләнмичә карый. Телевизордан гына күргән артистларга юл салуы, килешүе кыен булдымы Сезгә?
- Кеше никадәр талант-лырак, мәдәнилерәк, шулкадәр гадирәк. Актер Виктор Сухоруков белән элемтәгә чыгарга Орехово-Зуево шәһәрендә татарлар лидеры Илдар Измайлов булышты. Сухоруков шундый якты һәм кызык кеше - аның кәрәзле телефоны да, компьютеры да юк. Принципиаль рәвештә. Өйдәге телефонына тавышлы хәбәр калдырдым, берничә көннән “Раил Садриев кирәк иде миңа”, дип үзе элемтәгә чыкты. Ярты сәгать сөй-ләштек. Ул Россиянең халык артисты, Моссовет театрында эшли, киноларга төшә. Ә үзе гадилеге, фикерләве белән гаҗәп әйбәт тәэсирләр калдырды. Сухоруковның Буага килү графигын, әлеге театрда эшләгән актер Сергей Юрскийның үлеме белән бәйле рәвештә, бил-геләве катлаулырак әлегә.
Россиянең атказанган артисты, А. Райкин исемендәге Эстрада театрының сәнгать җитәкчесе Юрий Гальцев белән дә контактлар урнаштырасы авыр булмады. Ул безгә “Шуры-муры”, “Крокодил моего счастья” спектакльләрен алып киләчәк. Аларда Президент Путинны пародияләүче квнчы Дмитрий Грачев та катнашачак.
- Хәзер түземсезләнеп театр бәйрәмен көтәбез. Аның көннәрен тәгае-нләп китсәгез иде.
- Фестиваль 11 майда башлана һәм ун көн буе бара. Тамашачы бу датаны хәтерләп калсын һәм театр бәйрәмендә катнашып, җанына яктылык, күңеленә сихәт алып китсен иде.