Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «Преодоление» клубы әгъзалары белән шәһәр балалар китапханәсендә булдылар, анда Россиядә Театр елына багышланган күргәзмә ачылды. Китапханә хезмәткәрләре балаларны җирле драма театры актерларының биографиясе белән таныштырдылар, театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр, театрның сәнгатьнең теләсә кайсы төре кебек үк үз үзенчәлекләре һәм законнары, үз «әлифбасы һәм грамматикасы» бар икәнен аерым билгеләп үттеләр.
Чара җылы, дустанә атмосферада узды.