Буада Халыкара курчак көнен мәктәпкәчә яшьтәге балалар билгеләп үтте.

2019 елның 22 марты, җомга

Курчак һәм уенчыклар дөньясы бик зур. Ул кешеләр дөньсы белән чагыштырырлык, күләмнәре белән булмаса да, халык саны белән чагыштырганда өстенрәк. Чөнки безнең дөньяда һәр баланың  уенчыклары бар, кешеләр яки хайваннар рәвешендә - ягъни без курчак дип атыйбыз. 21 нче март көнне " Кояшкай" балалар бакчасында Халыкара курчак көне уңаеннан һәм Россиядә Театр елы кысаларында чара узды. Әлеге чара бөтен дөнья курчак театрларын һәм аларда эшләүче кешеләрне хөрмәтләү һәм данлауга юнәлтелгән иде. Мәктәпкәчә белем бирү педагоглары балаларга курчак ясау тарихы турында сөйләделәр, ә балалар, үз чиратында, бәйрәмне матур номерлар белән бизәде.

Чара ахырында Р. З. Сәгъдиев исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбенең А. Ш. Закирова җитәкчелегендәге яшь актерлары чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International