Календарьда яз булса да, терлекләр әле кышлатуда санала. Район хуҗалыкларында аны быел ничек үткәрәләр, җитештерү күрсәткечләре кайсы якка “тарта”?
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Идрис Дәүләтшин әйтүенчә, үткән елгы җәй үсемлекчелек тармагы өчен катлаулы булса да, барлык хуҗалыклар диярлек терлек азыгын җитәрлек күләмдә һәм сыйфат белән хәстәрли алган. Район буенча, концентратларны исәпкә алмыйча, һәр шартлы баш терлеккә 21,5 центнер азык берәмлеге тупланган. Аерым хуҗалыклардан әлеге сан “Ямбулат”та, “Коммуна”да, “Кыят”та, “Алан”да, “Умная ферма”да, “АгроНур”да, “Авангард”та тагын да югарырак. “АгроНур”да сыйфатка аеруча зур игътибар бирелә. Биредә печән саклагыч та бар. Кышлатуның ничек барышы җитештерү күләмендә ачык чагыла. Барлык күрсәткечләр узган елгы белән чагыштырганда алга таба үрли. Агымдагы елның ике аенда тулай 45939 центнер сөт савылган. Бу үткән елның шушы чорына караганда 2595 центнерга күбрәк, ягъни 106 процент. Февраль аенда ул 108 процентка җиткән. Иң зур – 131 процентка тиң артым “Авангард” агрофирмасында. “АгроНур”да бу сан – 127, “Ямбулат”та – 123 процент тәшкил итә. Фермерлар арасында Миләүшә Гайнетдинова, Петр Лапшин, Алексей Кубайкин аеруча нәтиҗәле эшлиләр. Бүгенге көндә район буенча һәр сыердан тәүлегенә уртача 13,7 килограмм сөт савыла. Үткән елда ул 12,3 килограмм булган. Идрис Дәүләтшин раславынча, монда көтүне нәселле югары продуктлы таналар белән яңарту да зур роль уйный. Алар күпләп өстә исемнәре аталган фермерларның сыер фермаларына, “Авангард” һәм “Умная ферма” хуҗалыкларына кайтарылган.
Отчет чорында барлыгы 32905 центнер ит, шул исәптән 5193 центнер сыер, 27712 центнер дуңгыз ите хәстәрләнгән. Узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда үсеш 103 процентка тиң. Малларның баш санына, үрчем алуга килгәндә дә, күрсәткечләр “плюс” тамгасы белән. Мөгезле эре терлекләр исәбе 660 башка арткан. Бозаулар былтыргыга караганда 82 башка күбрәк алынган.
Һәр хуҗалыкта да ел башында алынган темпны киметмичә, кышлатуны уңышлы төгәлләргә омтылалар. “Заря” агрофирмасының “Правда” бүлекчәсе идарәчесе Владимир Силин раславынча, хуҗалыкта моның өчен барлык мөмкинлекләр бар.
– Терлек азыгы җитә, сыйфаты яхшы. Эшче кулларга кытлык юк. Сыер фермасында алты сыер савучы хезмәт куя, алар эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. Көтү яңарту өстендә максатчан эш алып барыла, – ди ул.