«Язгы каникуллар» профилактик чарасы кысаларында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча әйдәп баручы белгеч Санатуллина Э. И. Буа шәһәренең 2 нче лицейның "Яшь хәрәкәт инспекторы" түгәрәгенә йөрүче балалар белән берлектә балалар хәрәкәте маршрутлары буенча белем бирү оешмасына җәяүле экскурсия үткәрелде. Чара барышында ул балаларның игътибарын урам-юл челтәре объектларына юнәлтте, җәяүлеләр кичү юллары буенча дөрес күчәргә өйрәтте.
Исегезгә төшерәбез, безнең районда 2019 елның 19-31 мартында Буа муниципаль районында балалар юл-транспорт һәлакәтләрен киметү максатыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа муниципаль районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе "Язгы каникуллар"профилактик чарасы уздыра. Буалыларны юлларда игътибарлы булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакырабыз.