Районыбыз укучылары үзләре иҗат иткән шигырь һәм хикәяләрен "Илһам" Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар бәйгесенә җибәргән иде. Аларның 3се, ягъни иң-иңнәре, Казанга сайлап алу турларына чакырылды. Зур Фролово мәктәбенең7 нче сыйныф укучысы Ханмурзина Нәфисә һәм 9 нчы сыйныф укучысы Вәлиуллин Рәсим, Алших мәктәбеннән 7 нче сыйныф укучысы Галимҗанова Азалия үзләре язган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, язучыларның сорауларына җавап бирделәр. Җиңүчеләр исемлеге соңрак билгеле булачак. Укучыларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.