Буа районында шагыйрь А. Рәшит исемендәге IV Республика фәнни-гамәли конференциясе узды

2019 елның 26 марты, сишәмбе

 25 март көнне Буа районы Яңа Чәчкап урта гомуми белем мәктәбендә шагыйрь Әхмәт Рәшит исемендәге "Кояшлы ил" IV республикакүләм фәннигамәли конференция булып узды. Бәйрәмдә язучылар һәм шагыйрьләр Галимҗан Гыйльманов, Газинур Морат, Йолдыз Шәрәпова, Рифат Сәлах; Казан дәүләт аграр университеты профессорлары Газимҗан Шәрәфетдинов, Гүзәлия Клычова; Татар-Информ агентлыгы журналисты Марат Мөбәрәкшин, Татарстан китап нәшриятыннан Руфинә Гарипова катнаштылар.

Конференция биш юнәлештә эшләде. Конференциягә барлыгы 151 эш җибәрелгән иде. Буа , Апас ,Чүпрәле , Тәтеш , КамаТамагы районнарыннан 131 укучы чыгыш ясады.

Конференциядә катнашучылар, мәртәбәле кунаклар зур канәгатьләнү хисе кичерделәр һәм ЯңаЧәчкап мәктәбе коллективына үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр. Һәр укучы Татарстан Республикасы Язучылар Союзы һәм Казан дәүләт аграр университеты дипломнары белән бүләкләнде.

Шулай ук әлеге чара кысаларындада, Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгы уңаеннан, китап күргәзмәсе һәм китап сату оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International