Буа сырхауханәсендә «Ак ромашка көне» акциясе узды.

2019 елның 26 марты, сишәмбе

Шушы көннәрдә, 24 мартта Бөтендөнья туберкулез белән көрәшү көнендә волонтерлар-Буа медицина училищесы медиклары, махсус дисциплиналар укытучысы Мәдинә Галиева җитәкчелегендә "Ак ромашка көне" акциясен уздырдылар.

Акциянең максаты - халыкка авыру турында хәбәр итү, туберкулез белән көрәшү өчен медицина белемен тарату. Көн символы-сәламәт сулыш символы буларак ак ромашка. Буа үзәк район хастаханәсенең 2-нче номерлы сырхауханәсендә студентлар килүчеләргә үз куллары белән ясалган Ромашкалар һәм инфекция чыганагы, тапшыру юллары, Авыру билгеләре, профилактикалау чаралары, флюорография тикшерүен үз вакытында узу әһәмияте турында мәгълүмат язылган буклетлар тараттылар.

Бу акция туберкулез кебек куркыныч авыруларга каршы көрәштә ярдәм итәр дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International