Кичә, 25 март көнне Буа шәһәрендә яшәүче Абрамова Зоя Васильевна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны юбилее белән котларга Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Панцырев, социаль яклау идарәсе вәкилләре килгән иде.
Олег Юрьевич юбилярга нык сәламәтлек һәм озын гомер теләп, Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, муниципаль район башлыгы М. А. Җәббаровның акчалата бүләген тапшырды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк лаеклы ялга, тыл хезмәтчәне, Зоя Васильевна, баш хисапчы булып эшләп, Буа шәһәр советыннан китә.