Ульяновск шәһәренең "Яңа буын" спорт комплексында 2002-2004 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча төбәкара турнир булып узды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урынны "БАТЫР" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер Р. Ф. Садыйков җитәкчелегендә Буа спортчылары алды. Икенче урында - "ДЮСШ-1" Засвияж р-ны, Ульяновск шәһәре, 3 урында - "Старт" Новый город, Ульяновск шәһәре.
Шулай ук турнирның иң яхшы уенчылары билгеләнде. Буа муниципаль районы командасында ул Антон Каширин булды.
Спортчыларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!