Татарстан халкы сораштырулар уза һәм халыкка хезмәт күрсәтүче җирле үзидарә органнары, предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяли ала. Әзерләнгән сорауларга җавап бирергә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы чакыра, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Татарстанлылар интернет ярдәмендә аларның җирле үзидарә органнары һәм учреждениеләр эшчәнлегеннән ел дәвамында – 2019 елның 1 гыйнварына кадәр ни дәрәҗәдә канәгать булуларын белдерә ала.
Халыктан сораштыруга Баннер «Рәсми Татарстан» дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының бердәм порталында, ТР Хөкүмәте рәсми порталының, Муниципаль берәмлекләр порталының старт битләрендә, шулай ук ТР Икътисад министрлыгы mert.tatarstan.ru (сораштыру узу өчен сылтама буенча узарга кирәк https://open.tatarstan.ru/polls/) сайтында урнаштырылган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сораштыру – аноним. Аның нәтиҗәләре буенча республика дәрәҗәсендә идарә карарлары әзерләнәчәк, алар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдереләчәк.
Мондый сораштыру узган ел да үткәрелгән иде. 2018 елда анда 11 меңнән артык кеше катнашты.