Буа шәһәренең Яшьләр паркында өлкәннәр өчен социаль ярдәм күрсәтү узәге “Гармония” хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган скандинавия методы белән йөрү дәвам итә. Өлкәннәр әйтүе буенча бу чаралардан соң куп кенә авырулар артка чигенгэн. Алган күнегүләр арка, аяк, иңбаш поясы мускулларының тонусын күтәрә һәм йөрәк, үпкә эшчәнлегенә уңай йогынты ясый.