Татарстанга буран һәм көчле җил килә

2019 елның 26 марты, сишәмбе

Иртәгә, 27 мартта, Татарстан территориясенә болытлы һава (көндез – аязучан) кайтачак. Вакыты белән кар һәм юеш кар, көндезнең якты вакытында яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән буран һәм бозлавык булырга мөмкин, дип кисәтә ТР Гидрометеорология үзәге. 

Көньяк-көнбатыштан талгын җил көтелә, әмма төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә 5-18 м/с кадәр көчәергә мөмкин булачак (шул исәптән Казанда – 16 м/с кадәр). Юлларда бозлавык хасил була.

Тәүлекнең караңгы вакытында термометр баганалары нульдән 4 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава 2-7 градуска кадәр җылытыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International