Урманнарны янгыннардан саклагыз

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

Урман янгыннарын анализлау ун кешенең сигезе кеше гаебе белән килеп чыгуын күрсәтә. Бу статистика урман янгыннарына каршы көрәштә төп игътибарны кешегә, аның урманда үз-үзен тотышына юнәлдерергә кирәклеге турында сөйли.

15 апрельдән бөтен республика буенча янгын куркынычы сезоны башлана. Әмма урманнарны саклау бу срок белән генә чикләнергә тиеш түгел. Бу максатка юнәлешле, даими эш һәм безнең районның барлык гражданнары турында кайгыртучанлык булырга тиеш. Янгын куркынычы янаган чорда, ягъни урманда кар катламы чыккандан алып, көчле яңгырлы көзгә кадәр учаклар үрчетү, янган шырпы һәм окуркалар ташлап, урман фонды җирләрендә һәм урманга кушылган җир кишәрлекләрендә үлән һәм каралт яндыру, урманнарны көнкүреш калдыклары һәм чүплекләр белән чүп-чардан арындыру, чүп-чар ташлау тыела. Урманчылык администрациясе искәртә, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен җинаять һәм административ җаваплылык билгеләнгән. Җинаять кодексының 261 статьясында 200 мең сумга кадәр штраф яки 2 елга кадәр төзәтү эшләре башкару каралган. Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык Административ хокук бозулар турында кодексының 8.32 статьясында билгеләнгән, гражданнарга – 4 меңнән 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20 меңнән 40 меңгә кадәр, юридик затларга-300 меңнән 500 меңгә кадәр административ штраф салуга китерә.

Урманнарны янгыннан саклау «Буа урманчылыгы» ДКУ, «Буа урман хуҗалыгы» ДБУ һәм участок урманчылыклары хезмәткәрләренә йөкләнә. Кызганычка каршы, хәзер урман сагы Штатлары бик нык кимегән, шуңа күрә без гражданнарның аңлы булуына, мөмкин булган урман янгыннарын кисәтү һәм бетерү буенча активлыкка зур өметләр баглыйбыз.

Михаил Егоров, урманчылык инженеры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International