Күптән түгел Ульяновск өлкәсендә Идел аръягы татарларының үсеш баскычлары турында китап басылып чыкты. Җыентыктагы язмаларда иң еш кабатланучы исем якташыбыз – Татар автономиясенең Ульяновск өлкәсенең Идел аръягы район Советы рәисе, Ульяновск өлкәсе мөфтие урынбасары Рафаэль Нәҗметдиновныкы. Ул Яңа шәһәрдә милли һәм дини хәрәкәтнең чишмә башында торучыларның берсе.
Рафаэль Әминович Буа районының Иске Тинчәле авылында туган. Шул авылда мәктәп тәмамлый. Аның биографиясе гадидән башлана – Ульяновск шәһәренең 1 номерлы һөнәри-техник училищесын тәмамлый. Армиядән соң шәһәрнең 2 номерлы җылылык үзәгенә эшкә урнаша. Шул еллардан ул ТЭЦның комсомол оешмасы секретаре, микрорайон советы рәисенең яшьләрне тәрбияләү мәсьәләләре буенча урынбасары, ә 1990 елда Идел аръягы район Советы халык депутаты булып сайлана.
Яңа шәһәрдә милли һәм дини хәрәкәт-нең колач алуында якташыбыз өлеше әйтеп бетергесез. Ул Идел аръягында мөселман дини җәмгыятен төзүдә башлап йөри, дини укулар оештыра. Югары Террасада мәчет салдыруда иң күп ярдәм күрсәтүче була. 1989 елда Яңа шәһәрдә беренче кичке мәдрәсә ачыла, анда Идел аръягында беренче мәртәбә Рамазан гаете үткәрелә. Бәйрәм намазына халыкның күпләп җыелуы мә-чет кирәклеген күрсәтә. Яңа Җәмигъ мәчетен салу мәшәкатьләрен Рафаэль әфәнде үз җилкәсенә ала. Шул рәвешле ул Идел аръягы мөселманнарының мәчет ачылу турында күптәнге хыялы тормышка ашуга ирешә. Меценат шулай ук шәһәрдә 91 номерлы татар мәктәбе ачуга, “Татарстан” сәүдә йорты булдыруга, болгар-татар шагыйре Кол Галигә һәйкәл куюга үзеннән зур өлеш кертә.
2005 елдан бирле Рафаэль Нәҗметдинов татар милли-мәдәни автономиясенең Идел аръягы район Советына җитәкче-лек итә. Ул инде 30 елдан бирле Ульян өлкәсенең Идел аръягы районында халкыбызның милли бәйрәме Сабантуйлар оештыручы да. Милләтара дуслыкны, Ислам динен алга сөрүче дә. Мөселман кардәшләрне җыеп корбан, ифтар мәҗлесләре үткәрү, дисеңме, милләттәшләрне сый тулы өстәлләр артында очраштырулар дисеңме, “Уйна, Сембер гармуны” бәйгесе, дисеңме, ул барысын да оештырырга өлгерә. Иң мөһиме алар саф татар телендә уза. Автономия каршында оешкан “Ак Калфак” татар хатын-кызлар оешмасы бүлекчәсе бүгенге көндә алтмышлап татар җанлы хатын-кызны берләштерә. Алар кыска гына вакыт эчендә үзешчән театр коллективы туплап, чыгыш ясаганнар, татар милләтле укучыларга милли аш-су әзерләү, калфак чигү буенча мастер-класслар күрсәткәннәр. Яшь буын турында да онытмыйлар. Автономия каршында алар өчен клуб оештырылган. Анда бергәләп татарча концертлар кую, таныштыру, үзара аралаштыру максаты куела. “Руслан” мәдәният йортында балалар иҗат төркеме, татар театры коллективы оештырылган.
Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин белде-рүенчә, Рафаэль Әминович җирле җи-тәкчелек белән оста уртак тел таба белүе өстенә Татарстан, Казан белән дә ныклы элемтәләр урнаштыра. 2011 елда ике шәһәр арасында хезмәттәшлеккә Килешүгә кул куелган. Биш елдан бирле Казанның Яңа Савиново районы белән дуслык күпере төзиләр. Хезмәттәшлек кысаларында олуг кунаклар кабул итәләр.
Якташыбызның хезмәте күпсанлы бү-ләкләр белән дә бәяләнде. Арада иң мәртәбәлеләре – былтыр Сабантуйлар үткәрүдә утыз еллык эшчәнлеге уңаен-нан Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов тапшырган “Халыклар дуслыгы” медале һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме алуы. Күркәм гаиләсе өчен дә Ходайга рәхмәтле ул. Буа районының Боерган авылыннан булган тормыш иптәше белән үзара аңлашып яшәүгә корылган парлы тормышта ике бала үстерделәр, инде дүрт оныклары бар. Инсафлылык, дини тәрбия алар гаиләсендә беренче планда тора.
Рафаэль әфәнде Нәҗметдиновнең игелекле эшләре, фидакарьлеге, милләт һәм дин өчен җан атуы аны күпләр алдында абруйлы, мәртәбәле иткән. Ә без, буалылар, шундый якташыбыз белән ихлас горурланырга хокуклыбыз.