Быел яз вакытында килер кебек иде. Төннәрен суытып, көндезләрен җылытты, кар шактый эреде. Аннан дүшәмбе көнне ишеп яуды да, бар дөньяны тагын ап-ак ясады. Бу һәм көннәрнең кинәт җылытып җибәрү ихтималы зур су куркынычын тагын да арттыра.
Буа МППЖКХсы, юл төзү, гидротехник корылмалар өчен җаваплы оешмалар аны киметүгә әзерлекне күптән башлаганнар инде. Ел саен башкарыла торган эшләр үткәрелгән – су агучы торбалар кардан, чүп-чардан чистартылган, су юлын бүлү, киртә ясау өчен ком, вак таш әзерләнгән, күперләрнең һәм гидротехник корылмаларның торышы тикшерелеп тора. 33 гидротехник корылманың ремонт таләп ителүче дүртесенең суы тулысынча, калганнарының 70 процентка бушатылган һәм алар язгы суларны кабул итәргә әзер. Су басу зонасына Бик-Үти һәм Ямбулат авылларында 12 йорт керә. Аларда 22 кеше, шул исәптән 2 бала яши. Әлеге авыл җирлекләрендә су баскан очракта яшәүчеләрне вакытлыча урнаштыру пунктлары билгеләнгән һәм кайнар азык, беренчел кирәк-яраклар белән тәэмин итү, медицина ярдәме күрсәтү әзерлеге буенча эш башкарылган. Шулай ук 1 номерлы зона эзләү-коткару отрядында моторлы көймәләр әзерлек сызыгында тора. Коткаручылар көн саен район сулыкларында боз катламын, су күтәрелү дәрәҗәсен тикшереп торалар. Отряд начальнигы Наил Камәров әйтүенчә, боз көпшәк, аның калынлыгы 15-20 сантиметр тәшкил итә, өстенә су чыккан. Зөя елгасының Килдураз авылы янындагы күперенә җитәргә 1 метр 30 сантиметр калган. Коткаручылар халыкны сулыклар янына якын килмәскә, бозга кермәскә чакыра. Бәхетсезлек килеп чыкканда 112 телефон номерын җыярга кирәк.