Шушы көннәрдә Буа дәүләт драма театрында Россиянең төрле төбәкләреннән татар халык театрлары режиссерлары булып китте. Театр сәнгатен үстерүгә һәм телне саклауга юнәлдерелгән бу чара Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган.
Татарстаннан, Башкортостан, Удмуртия, Коми республикаларыннан, Ульяновск, Киров, Түбән Новгород, Оренбург, Чиләбе өлкәләреннән, хәтта Сахалиннан 30га якын халык театрлары җитәкчеләренең бирегә җыелуы юкка түгел. Үзешчәнлектән дәүләт театры дәрәҗәсенә күтәрелгән, төрле театраль форумнар, лабораторияләр һәм халыкара фестивальләр үзәгенә әверелгән Буа театры җитәкчелегенең, артистларының башкалар белән уртаклашырлык саллы тәҗрибәсе бар. Директор Раил Садриев коллективның беренче адымнары, бүгенгесе, планнары, эш алымнары, “актер” белеме булмаган сәнгать сөючеләрне профессиональ дәрәҗәгә күтәрү серләре турында тәфсилләп сөйләде. Камиллеккә ирешүдә чикләр юклыгы мастер-класслар аша да җиткерелде. Бу максатта буалы артистлар ике спектакльдән өзек күрсәттеләр. Башкортостаннан Илшат Мөхетдинов театрның яшь актерлары белән “Казан егетләре”н, Мәскәүдән Антон Федоров тәҗрибәлеләр белән “Провинция мәзәкләре”н әзерли. Кунаклар аларны карганнан соң яшь режиссерлар, актерлар белән аралаштылар, кызыксындырган сорауларны бирделәр. Илшат Мөхетдинов белән әңгәмә аеруча җанлы булды. Халык театрлары җитәкчеләре өчен төрле хезмәт ияләре булган үзешчән артистларны “ачу” механизмнары аеруча мөһим.
– Бу өлкәдә тәҗрибәм зур булса да, мондый очрашулар, башкалар белән аралашулар, өйрәнүләр бик кирәк, дип саныйм. Бигрәк тә яшь режисерларның эшләвен күзәтәсе кызык. “Казан егетләре” спектаклен күп театр-лар куюында караганым бар. Алар беркайчан да бер-берсенә охшамый, һәрберсе үзенчәлекле, – ди Азнакай шәһәре халык театры җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлхия Миңнеханова.
Фото teatrbua