Шушы көннәрдә Чабаксар шәһәрендә тренер Т. П. Беляшова истәлегенә багышланган "Идел Аръягы снежинка" чаңгы ярышлары буенча шәһәренең ачык беренчелеге булып узды. "Юность" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы А. В. Кириллов шәкертләре икенче ел әлеге традицион ярышларда катнашалар һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр. Мәсәлән Сөләйманова Алия һәм Сөләйманова Камилә 2 нче урынны алдылар, Захаров Богдан-5 нче, Гайнуллин Ислам һәм Җаббарова Вәсилә үзләренең яшь категорияләрендә 10 нчы урынны алдылар.
Спортчыларыбызга яңа уңышлар телибез!