"Әкият" балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары А. С. Пушкин әкиятләре буенча үткәрелгән "Әкияттә кунакта" дип исемләнгән әдәби-уен чарасында актив катнаштылар. Чараның төп максаты-мәктәпкәчә яшьтәге балаларда бөек рус шагыйре А. С. Пушкин иҗатына карата, аның 220 еллыгы алдыннан танып-белү кызыксынуларын үстерү иде.
Балаларны әкият геройлары: алтын әтәч һәм галим мәче каршы алды. Балалар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр, кызыклы уеннар уйнадылар. Чара ахырында "Әкият" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр А. С. Пушкинның яраткан шигырьләрен укыдылар.