“Гармония ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге йортлар (фатирлар) буенча йөрү турында хәбәр итә

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт,  халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү “Гармония ” үзәге 70 яшь һәм аннан өлкәнерәкләр булган  ялгыз яшәүчеләргә  йортлар һәм фатирлар буенча йөрү турында хәбәр итә. Йөрүнең максаты булып сәламәтлегенең торышы яки  яше аркасында төп тормыш ихтыяҗларын мөстәкыйль рәвештә тәэмин итә алмаган өлкән кешеләрне ачыклау, алар арасында профилактика  эше алып бару тора. Йөреп чыгу нәтиҗәләре буенча акт төзелә.

Белешмәләр өчен телефон: 3-38-05

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International