Буада мәдәният хезмәткәрләре көнен һәм Халыкара театр көнен билгеләп үттеләр

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Кичә район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре көнен һәм Халыкара театр көнен билгеләп үттеләр. Буа муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул тармак хезмәткәрләренә Кәримов Айрат Мөстәфи улы, Бабаева Марина Алексеевна, Юркин Ольга Владимировна, Хәсәнҗанов Сәйдәш Камил улы, Гайнуллина Равия Нотфулла кызы, Матросова Галина Николаевна, Гыймранова Зөһрә Фәнүзә кызы, Низамова нурдания Гәрәевна, Әхмәдуллин Рөстәм Фәрит улы, Галимова Әлфия Габделхак кызына Буа муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Бүләкләү тантанасыннан соң, район мәдәният йортының "Яктылык" халык театрының “Бер курешу-узе бер гомер” (реж. З.Талипова) спектакль премьерасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International