Туган (Чуваш) теле буенча грамоталы укучыларны ачыклау, туган телне укытуның сыйфатын күтәрү, ата-аналарның,җәмәгатьчелекнең игътибарын укучыларның грамоталы сөйләмен формалаштыруга җәлеп итү,туган телне өйрәнүгә мотивация формалаштыру максатыннан, кичә М. Вахитов исемендәге гимназия базасында Буа муниципаль районының гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен "Каләм очында белемлек " (чуваш телендә) район конкурсы узды.
Конкурста җиңүчеләр һәм призерлар Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе грамоталары белән бүләкләнделәр.
.jpg)