Кичә, 28 март көнне Буа ветеринария техникумының актлар залында "Мистер һәм Мисс БВТ-2019" конкурсы узды. 14 катнашучы әлеге мактаулы исем өчен көрәште. Конкурсның инициаторы Буа ветеринария техникумының студентлар советы булды. Конкурс программасы 3 этаптан торды: конкурста катнашучылар үзләренең булачак һөнәрләре турында сөйләделәр, иҗади конкурста талантларын күрсәттеләр, үзләренең костюмнарын тәкъдим иттеләр. Җанатарлар конкурста катнашучыларга актив ярдәм күрсәттеләр, ә жюри БВТ студентлары талантын лаеклы бәяләде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча "Мистер БВТ - 2019" титулына 3 курс студенты Алмаз Әсәдуллин лаек булды, ә "Мисс БВТ - 2019" титулына 2 курс студенты Гөлгенә Ибраһимова лаек булды.
Җиңүчеләрне һәм катнашучыларны котлыйбыз!