Балалар шәһәрнең үзәк китапханәсе белән таныштылар

2019 елның 29 марты, җомга

"Китап минем дустым" тематик атналыгы кысаларында "Светофорик" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары шәһәрнең үзәк китапханәсенә бардылар.

Китапханәдә балаларны җылы кабул итү көтә иде. Балалар китапларның файдасы турында әңгәмә кордылар, китапханә белән якыннан таныштылар һәм анда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Балалар янына  әкият геройлары: кот Базилио һәм лиса Алисә, хат ташучы Печкин килде, алар балалар белән уйнадылар һәм табышмаклар әйттеләр. Балалар төрле әкиятләр дөньясында чумып, викториналарда катнаштылар. Экскурсия мәктәпкәчә яшьтәге балаларга бик зур тәэсир калдырды һәм китап укуга кызыксыну артыруга булышты.

Киләчәктә "Светофорик" балалар бакчасы балалары үзәк китапханәгә ешрак килергә планлаштыралар һәм алар даими укучылар булыр дип өметләнеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International