Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү “Гармония” үзәгендә сулыклар күтәрелгәндә һәм язгы ташу вакытындагы килеп чыккан көтелмәгән хәлләрне булдырмау уңаеннан өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрлеренә инструктаж уздырылды. Бүлек хезмәткәрләре язгы ташу кукынычы янаган шәхси йортларда торучы өлкәннәрнең исемлеген тупладылар. Социаль хезмәткәрләр үз чиратларында өлкәннәргә гадәттән тыш хәлләр булганда ничек үзеңне тотарга һәм кая шалтыратырга кирәклекне аңлаткан белешмәлекләр тараталар.
1 номерлы зона эзләү-коткару отрядыннан алынган мәгълү-матларга караганда, 28 мартка Карлыда һәм Зөядә боз китмәгән, аның өстендә су. Немчиновка һәм Килдураз авыллары янындагы күперләр өстенә җитәргә 1 метр 30 сантиметр калган.
.