Шәһәрдә 2 номерлы пар казаны бинасыннан ягылучы күпкатлы йортлар индивидуаль җылытуга күчереләчәк. Яшәүчеләр яңалыкны төрлечә кабул итте: кемдер баш тарта, кемдер эшнең кыйммәт булуыннан зарлана, газ котелының куркынычсыз булуына шикләнүчеләр дә бар. Сорауларга ачыклык кертү максатында районга газлаштыру фонды вәкилләре килде. Алар район Советы бинасында район җитәкчелеге, индивидуаль җылылык кертүгә катнашы булган оешма-предприятие җитәкчеләре, йортларга барып. яшәүчеләр белән дә очраштылар.
Шәһәрдә быел барлыгы 20 күпкатлы йорт үзәкләштерелгән җылылык системасыннан “тукланудан” туктатылачак. Болар – Арефьев урамының 19, 9, 11, 15, 16, 17, 18, 20, 20 А (1-2 корпуслары), 21, 23, 25, Б. Хмельницкий урамының, 35, 37/, 38, 39, 40, Яшьләр урамының 1, 1 А номерлы йортлары. Бу җылылык челтәрләре карамагындагы 2 номерлы котельныйның эшчәнленге туктатылу белән бәйле. Татарстан Республикасы газлаштыру фонды каршындагы капиталь төзекләндерү идарәсе генераль директоры урынбасары Зөлфәт Гыймадиев белдерүенчә, узган ел әлеге йортларда яшәүчеләрдән ике контурлы җылылык системасы урнаштыруга мөрәҗәгать кергәннән соң, боз кузгалган. Бу барлыгы 600дән күбрәк квартира дигән сүз. Белгеч әйтүенчә, әлегә системага күчүгә шикләнеп караучылар да юк түгел. Чөнки ел башында газлаштыру фонды җибәргән документларга бүгенге көнгә кадәр 200гә якын квартира хуҗасы имза куймаган. Күпләрне бәяләр борчый. Әлеге гаризада квартира буенча җылылык системасы җыелмасы бәясе күпмегә төшәчәге аңлатып язылган: газ санагычы һәм сигнализатор урнаштыру, квартира ничә бүлмәле булуга карамастан, 56 мең 9 сумга төшәчәк. Газ казанын һәм көчәнеш стабилизаторын урнаштыруны да кертергә уйласалар, барлыгы 98581 сум тәшкил итәчәк. Ә инде проект нигезендә җылылык системасын тулысынча монтажлау 1 бүлмәле квартираларга 114 мең 588 сум, икелеләргә 120 мең 427 сум, өч бүлмәлеләргә 126 842 сум, дүрт бүлмәлеләр өчен 133 мең 872 сум тәшкил итәчәк. Бәяләр узган елга караганда 10 процент тирәсе арткан. Эшне башлаганчы хуҗа белән ике арада килешү төзеләчәк. Эш акт нигезендә тапшырылачак. Газлаштыру фонды квартира хуҗасына әлеге сумманы 7 ел-га бүлеп түләү мөмкинлеге бирә. Андагы бәя түләү срогы буена үзгәрмәячәк, дип ышандыралар.
Ә котелны кеше үзе сатып ала аламы? Эчке монтажлау эшләрен башка кеше яллап эшләтергә буламы? Яшәүчеләр шундыйрак сораулар бирәләр.
– Ике контурлы котел коаксиаль төтен юллыгы, ябык яну камерасы белән булырга тиеш. Хуҗа аны үз акчасына да сатып ала ала. Без әлеге газ җиһазына кирәкле газ документларын да таләп итәчәкбез. Эчке монтажлауны да хуҗа үзе башкарырга хокуклы, – диде Зөлфәт Гыймадиев.
Эшчеләр ике контурлы җылылык системасын урнаштыруны барлык яшәүчеләр дә ризалык биргән йортлардан башлаячаклар. Җылылык сезоны тәмамланганчы яшәүчеләр газ белән тәэмин ителүдән дә, җылылыктан да өзелмәячәкләр. Иң беренче квартираларда тишекләр тишә башлаячаклар, аннан соң газ мичләре урнаштырылачак. Параллель рәвештә йортның фасадындагы газ системаларында эш алып барылачак. Әлеге эшләрне “Газпромтаттрансгаз Казан” техник күзәтчелеге вәкилләре кабул итеп алачак. Ягу сезоны тәмамланганнан соң, параллель рәвештә квартираларда монтажлау эш-ләре башланачак.
Аннан соң белгечләр шәһәрнең Арефьев урамындагы 15 һәм 17 номерлы йортларында булдылар. Любовь Дмитриева кухня кечкенә булганга ике контурлы газ системасы җиһазлары тагын да уңайсызлыклар тудырыр дип борчыла. Проект һәм подрядчы оешмалар вә-килләре әлеге җиһазларның кайда ничек урнаштырылачагын аңлаттылар. Үзләрен борчыган сорауларга җавап эзләп торакларына чакыручылар тагын да булды.
– Билгесезлек яшәүчеләрне борчый, билгеле. Без дә аңлыйбыз, кешеләрнең кыйммәтле бәягә сатып алган җиһазла-рына зыян китерәселәре килми. Тагын бер кат кабатлап әйтәм, без квартираларга кереп, барысын да үз күзләребез белән күрергә тиешбез. Оптималь вариантларны техник документка нигезлә-неп сайлаячакбыз, – диде Зөлфәт Гарипович. Тагын бер актуаль сорауга ачыклык кертте белгеч: индивидуаль җылылык кертүдән бөтенләй баш тартып буламы? Индивидуаль җылылык ул – газ, электр белән ягып җылытылуны күздә тота. Хуҗа үзе теләп электр системасы урнаштыруга да хокуклы.