26-27 мартта Кайбыч мәдәният йортында “Созвездие-Йолдызлык” ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона туры узды. Хореография, вокал-соло, вокаль ансамбль, конферанс номинацияләрендә бәйгенең әлеге өлешенә узган 200дән күбрәк яшь буалы чыгыш ясады.
Җиде районнан килгән төрле коллективлар, аерым җырчылар, шигырь сөйләүчеләр катнашындагы бәйгенең гала-концертына да узды буалылар. Ә анда җиңү яулаучылар Казанда үтәчәк йомгаклау сайлап алу турына юллама алдылар. Буалылардан сынауны хореография номинациясендә беренче урын алган “Гольфстрим” бию коллективының кечкенәләр составы, җырчылар Инсаф Гыйльметдинов, Камил Вәлиев, Сәйдә Нигъмәтуллина, икенче урында булган “Эдельвейс”, “Микс” төркемнәренең шулай ук кечкенәләр составы, “Ритм” һәм “Гольфстрим”ның урта яшьтәге биючеләре, “Подснежник” вокаль ансамбле, җырчы Ильвина Минниярова, нәфис сүз остасы Герман Павлов дәвам итәчәк.
Фестивальнең баш продюсеры Дмитрий Туманов талантлы балаларны ачыклап сәхнәгә чыгарганнары өчен районга Диплом һәм махсус кубок тапшырды.