Буада "Яшь көрәшче дебюты" каратэ буенча районара ярышлар узды

2019 елның 29 марты, җомга

Буада "Яшь көрәшче дебюты" каратэ буенча Татарстан Республикасы ДОСААФ оешмасының Буа муниципаль берәмлеге призларына районара ярышлар узды. Ярышларда Апас, Кайбыч һәм Буа районнары спортчылары катнашты. Буа районын Татарстан Республикасы каратэ федерациясе Вице-президенты Руниза Сабитова һәм Сергей Смирнов җитәкчелегендәге "САПСАН" хәрби сәнгать клубы спортчылары тәкъдим итте. Ярышларда катнашучыларны Буа муниципаль районының "Яшьләр, спорт һәм туризм идарәсе " исеменнән  "Арктика" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Ирек Яраханов һәм Татарстан Республикасы ДОСААФ оешмасының Буа муниципаль берәмлеге рәисе Рөстәм Әбүзәров сәламләде. Буа районы спортчылары 10 алтын, 9 көмеш һәм 11 бронза медаль яуладылар. Гомумкоманда зачеты нәтиҗәләре буенча 1 урынны Буа районы, 2 урынны Апас районы, 3 урынны Кайбыч районы алды.

Спортчыларны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International