Татарстанлыларга пропискасыз социаль пенсия фактик яшәү урыны буенча билгеләнә

2019 елның 29 марты, җомга

Теркәлгән яшәү урыны булмаган республика гражданнары фактик яшәү урыны буенча социаль пенсия билгели алалар. Дәүләт тәэминаты буенча пенсияне рәсмиләштерү кагыйдәләренә тиешле төзәтмәләр март аенда үз көченә керде. Хәзердән башлап Россиядә социаль пенсия билгеләү өчен Пенсия фондына шәхси гариза яки социаль хезмәт күрсәтү оешмалары, төзәтү учреждениеләре һәм кеше булган белем бирү оешмалары тарафыннан бирелгән документлар белән раслап була.

Исегезгә төшерәбез, социаль пенсия билгеләү өчен мәҗбүри шартларның берсе-Россия территориясендә даими яшәү. Төзәтмәләр үз көченә кергәнче даими яшәү урыны буенча теркәлү турында тамгасы, шәхеснең вакытлыча таныклыгы яки яшәү урыны буенча теркәү турында Эчке эшләр министырлыгы таныклыгы белән генә расланган. Теркәлмәгән гражданнар өчен пенсия белән тәэмин итү хокукын гамәлгә ашыру өчен Пенсия фонды кеше социаль, медицина һәм төзәтү учреждениеләрендә булганда социаль пенсия билгеләү турында карар чыгарган иде.

Хәзер теркәлмәгән пенсионерларга социаль пенсия алу өчен Россия Пенсия фондына шәхси гариза ярдәмендә Россиядә бер елга бер тапкыр даими яшәүне расларга кирәк. Моны раслау кирәк түгел, әгәр пенсия өйгә китерелә яки пенсионерга илтеп тапшыру оешмасы кассасында түләнә. Шундый ук гариза кирәк түгел, әгәр пенсионер медицина учреждениесендә, төзәтү яки белем бирү оешмасында булса, бу, әйтик, ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен актуаль.

Дәүләт пенсия белән тәэмин итү турында Федераль закон нигезендә Россиядә даими яшәүче социаль пенсиягә хокуклы:

- Инвалидлар, инвалид балалар һәм тумыштан инвалидлар-инвалидлык буенча социаль пенсия алалар.
- Бер яки ике ата – анасыз18 яшькә кадәр яки балалар, яки 18 яшьтән соң эгәр ул көндезге выкытта укучы, шулай ук үлгән ялгыз ана-балалары - туендыручысын югалту уңаеннан социаль пенсия алалар.
- Ата – ананың икесе дә билгесез булган балалар - ата-ананың икесе дә билгесез булган балаларга социаль пенсия алалар.
- Төньякның 55 яки 50 яшькә җиткән аз санлы халыклары (ир – атлар һәм хатын-кызлар) вәкилләре - картлык буенча социаль пенсия алалар.
-  65,5 яшьлек ир – атлар һәм 60,5 яшьлек хатын-кызлар картлык буенча иминият пенсиясен алу хокукын алмаган - картлык буенча социаль пенсия алалар.
- Чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар, кимендә 15 ел даими Россиядә яшәүче һәм яше 65,5 ел (ир – атлар) яки 60,5 ел (хатын-кызлар) җиткән кешеләр - картлык буенча социаль пенсия алалар.

Бүген Татарстанда 79 мең пенсионер социаль пенсия түләнә. Аларның күбесе инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча пенсия ала. 2019 елдан үз көченә кергән пенсия системасында үзгәрешләр пенсияләрнең күрсәтелгән төрләренә дә кагылмады. Гамәлдәге закон буенча алар билгеләнгән пенсия яшенә бәйләнмичә билгеләнә.

* 2019 елда пенсия билгеләү яше күчеш чоры нигезендә ел саен арта.

РПФның кайнар линиясе 8-800-600-44-44
ТР буенча Россия Пенсия фонды Бүлегенең Контакт-үзәге (843)279-27-27
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN, www.ok.ru/group/58408636907571
ТР буенча РПФ матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International