Буада «Ният» Татар балалар театр коллективларының төбәкара фестивале узды.

2019 елның 29 марты, җомга

Конкурс балалар татар милли театр сәнгатен үстерү һәм популярлаштыру, яңа талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларның иҗади сәләтләрен тормышка ашыруда ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Быел фестивальдә Татарстан Республикасы, Чувашия, Түбән Новгород, Пенза өлкәләре һәм Идел буе башка төбәкләреннән 42 театр коллективы катнашты.

Бүген Буа дәүләт драма театрында Буа районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, Буа драма театры директоры Раил Садриев катнашында иң яхшы театр коллективларын һәм төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Фестивальдә Татарстан Республикасы, Чувашия, Түбән Новгород, Пенза өлкәләре һәм Идел буе башка төбәкләреннән театраль коллективлар катнашты.

Ябылу тантанасында бәйрәм сәхнәсеннән фестивальнең иң яхшы коллективлары үзләренең спектакльләрен күрсәттеләр. Бу Чуашия республикасы Батыр районы Татар Согыты урта белем бирү мәктәбенең «Яшьлек» театраль коллективы, Кама Тамагы муниципаль районы Иске Казиле урта гомуми белем бирү мәктәбенең “Кояшкай” театраль коллективы, Буа муниципаль районы Яңа Чәчкап урта белем бирү мәктәбенең “Нур” театраль коллективы.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, безнең районның “Нур” театр коллективы Татар балалар-яшүсмерләр театр коллективлары фестиваль-конкурсының Гран-приена лаек булды. Моннан тыш, «Иң яхшы спектакль» номинациясендә икенче урынны 5нче гимназиянең «Нур» коллективы, өченче урынны 1нче мәктәпнең «Йолдызчыклар» коллективы һәм Иске Тинчәле мәктәбенең театр түгәрәге алды. "Иң яхшы сәхнә образы" номинациясендә М. Вахитов исемендәге гимназиянең "Очкын" коллективы җиңде. Килдураз мәктәбеннән Гадел Мәхмүтов «Өмет» номинациясендә җиңүче булды, Адав-Толымбайдан Адилә Хәйруллина – «Ачыш», Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Ильяс Әбелханов - «Өмет». Кыят мәктәбенең «Яшь талантлар», Адав-Толымбайның «Сәйяр» коллективлары «Татар телен саклауга һәм үстерүгә керткән өлеше өчен " номинациясендә билгеләп үтелде.

Укучыларны котлыйбыз һәм аларга яңа иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International