"Йолдызкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр балалар китапханәсендә булдылар

2019 елның 30 марты, шимбә

Россиядә Театр елы һәм Халыкара театр көнен бәйрәм итү кысаларында, "Йолдызкай" өлкән төркем тәрбияләнүчеләре балалар китапханәсендә кунакта булдылар. Балалар театр тарихы белән таныштылар, "Мимика" уенында катнаштылар, театр турындагы сорауларга җавап бирделәр. "Заюшкина избушка" курчак театры тамашасын карадылар, анда яхшылык, кыюлык һәм батырлык явызлык, хәйлә һәм мәкерлек җиңү яулый! 

Яшь укучыларга бәйрәм бик ошады, балалар китапханәсе оештырган чарадан бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International