Ике көн дәвамында Буа шәһәренең "Яшьлек" спорт комплексында 2002-2003 елгы малайлар арасында мини-футбол буенча ТР Кубогы узды. Кубок өчен ярышларда Татарстанның 13 иң яхшы командасы көч сынашты. Алар арасында: Казан, Н..Чаллы , Арча, Байлар Сабасы, Нурлат, Лаеш, Баулы, Чүпрәле, Кама Тамагы, Яңа Чишмә, Буа.
Турнирның финалында "Кама" (Кама Тамагы районы) командасы һәм "Батыр" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе (Буа районы) командасы очрашты. Киеренке көрәштә "Батыр" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы җиңү яулады һәм ТР Кубогы – 2019 иясе булды.
Спортчыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!