Буалылар Халыкара кошлар көнен билгеләп үттеләр

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Экологик календарь буенча иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе - "кошлар көне". Халыкара кошлар көне ел саен ЮНЕСКОның "Кеше һәм биосфера"махсус программасы кысаларында үткәрелә. Бәйрәм 1 апрельдә очраклы түгел-1906 елда кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куелды. Аның максаты-кыргый кошларның санын һәм аларның төрләрен саклау.

Шул уңайдан, бүген Буа шәһәренең Яшьләр паркында "Әкият" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бу Көнгә багышланган табигатьне саклау чараларында катнаштылар. Балалар бик матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Соңыннан балалар өлкәннәр белән бергә җимлекләр һәм сыерчык оялары элделәр, аларны ата-аналар белән әзерләделәр.

Чара ахырында "Зөя буйлары" ДТКТ начальнигы Илнур Гыйбадуллин педагогларга һәм балаларга грамоталар тапшырды.

Кошлар, үз чиратында, буалыларны үзләренең җырлары белән куандырыр дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International