Бүген, 1 апрельдә, Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов рәислегендә чакырылыш комиссиясе утырышы узды. Хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе эшендә Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхвәтуллин, район ветераннар советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова, шулай ук полиция, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, мәгариф, спорт өлкәсе вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссариаты бүлегенә 50 дән артык егет чакырылды. Комиссия әгъзалары потенциаль солдатларның шәхси эшләре белән таныштылар. Үткәрелгән утырыш нәтиҗәләре буенча алда торган язгы чакырылышка бурычлар билгеләнде.
РФ Кораллы Көчләре сафына язгы чакырылыш 1 апрельдә старт алды һәм 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.