Район мәдәният йортында кичә Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова һәм Буа муниципаль районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Ринат Гыймранов катнашында мәдәният хезмәткәрләренең семинары булып узды.
Чара Күңелле нотадан-бүләкләү тантанасы белән башланып китте. Күпьеллык намуслы хезмәте һәм Буа муниципаль районының мәдәният үсешенә керткән өлеше өчен Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаровның Рәхмәт хаты белән Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Нурия Гайнуллова, Боерган авыл мәдәният йорты мөдире Ольга Юркина бүләкләнде.
Алга таба Лилия Назимовна районыбызның мәдәният өлкәсендәге үзгәрешләр турында сөйләде. Район мәдәният йорты директоры итеп Илнар Рамазан улы Талипов билгеләнде, Буа шәһәренең Ял үзәге директоры итеп Рузинә Гаделҗан кызы Габитова билгеләнде.
Семинар барышында катнашучылар мәдәният өлкәсендәге агымдагы хәлгә анализ ясадылар, проблемалы урыннар ачыкланды һәм аларны чишү юллары таптылар. Шулай ук эре район һәм зона чараларын оештыру мәсьәләләре дә күтәрелде. Семинар кысаларында шулай ук полиция майоры, Татарстан Республикасы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге начальнигы Әлфир Җиһаншин авыл мәдәният йорты куркынычсызлыгы паспортларын рәсмиләштерү турында сөйләде.