Узган шимбәдә Яр Чаллыда "Буа якташлыгы" җәмгыятенең чираттагы тантаналы очрашуы булды.
Автокалада яшәүче, Буа районыннан чыккан, бу традиция, туган якларыннан җылы хәбәрләр белән килгән якташлар белән аралашу мөмкинлеген 1996 елдан башлап ала. "Энергетик" мәдәният йортында узган очрашу бик күп кунаклар җыйды. Аларны сәхнәдән Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов, Буа якташлыгы президенты Ирек Закиров сәламләделәр.
Тантаналы чара барышында Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаровның Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләү тантанасы булды, ә кичәне районыбыз артистлары һәм хореографик коллективлары чыгышы бизәде.