Көлке көне-бөтен дөньяда 1 апрельдә билгеләп үтелә торган халыкара бәйрәм. Берәүләр үзенең ышанучанлыгыннан көлә, икенчеләре кемнедер алдадым дип көлә.
Бу көнне туганнарны, дусларны һәм танышларны алдарга, яки алардан шаяртырга мөмкин. Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында да Көлке көненә багышланган чара узды.Көлке көне-чыннан да күңелле бәйрәм. Чөнки көлке көнендә дуслар һәм танышлар белән шаярып, позитив энергия белән кәефләнергә була, иң мөһиме - бу күңеллелек игелекле һәм гомуммәгълүм булуы кирәк. Мәрхәмәтлек йорты карамагындагылылар вакытны күңелле үткәрделәр: алар кызыклы конкурслар, күңелле уеннар уйнадылар, җырлар җырладылар һәм ахырда инде традициягә әйләнгән бию флэшмобы үткәрделәр.
Бәйрәм бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте һәм барысына да зур канәгатьлек китерде.