Апрель, язның иң кызган чагы. Бу айда канатлы дусларыбызның күбесе, каршылыкларны җиңеп, туган җирләренә, туган якларына әйләнеп кайталар. Һәм шуңа күрә, 1 апрельдә гасырдан артык инде бөтен планетада "Халыкара кошлар көне", экологик календарьдагы иң "иске" бәйрәмнәрнең берсен билгеләп үтәләр.
Балаларны бу бәйрәм белән таныштыру максатыннан, "Алтынчәч" балалар бакчасында "Кошлар-безнең дуслар" дигән чара узды, аның кысаларында мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләр Туган якның очучы кошлар белән таныштылар, кошлар тавышын тыңладылар, риваятьләр укыдылар, шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, уеннар уйнадылар.
Чара Татарстан Республикасының Кызыл китабын карау белән тәмамланды.