Буа муниципаль районын "БУА: ДИАЛОГ КИҢЛЕГЕ" III Халыкара милли театр фестивале кысаларында Мерсин шәһәренең муниципаль театры киләчәк. 13 май көнне Мәдәни үсеш үзәгендә алар тарафыннан Зейбек Хашметның "Туй яки барабан"(Düğün ya da Davul) спектакле күрсәтеләчәк. Спектакль бүгенге көнгә кадәр кайбер төрек авылларында саклана торган борынгы туй йолалары турында. Комедия төрек телендә, рус теленә синхрон тәрҗемә белән!
Барлык теләүчеләрне көтеп калабыз, билетлар Буа драма театры кассаларында, тел. 8 (84374) 3-73-44