Бөтендөнья балалар китабы көнен балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр билгеләп үтте

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

2 апрель - "Бөтендөнья балалар китабы көне". Шул уңайдан "Аленушка" балалар бакчасының урта төркем тәрбияләнүчеләре тәрбиячеләр белән бергә Буа шәһәренең үзәк китапханәсенә бардылар. Аларны китапханә хезмәткәрләре каршы алды, "Үзеңне китапханәдә ничек тотарга?" дигән әңгәмә һәм " Китаплар кайда яши?" исемле экскурсия үткәрделәр.

Китапханәнең уку залында балалар "Безнең яраткан әкиятләребез" дигән викторинада актив катнаштылар, балалар өчен китапларны укыдылар һәм "Жихарка"мультфильмын карадылар.

Чара ахырында тәрбиячеләр китапханәчеләргә уңай эмоцияләр өчен рәхмәт белдерделәр, аларга эшләрендә уңышлар теләделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International