Тәрбия һәм тернәкләндерү мәктәбе үзенең эшен дәвам итә

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре «Тәрбия һәм тернәкләндерү мәктәбе» программасы кысаларында социаль иминият фонды белгечләре һәм җитәкчесе-МСЭ буенча табиб Гафуров Баязит Солтанович белән очраштылар.

Белгечләр тернәкләндерү техник чараларының, авыруны карау предметларының роле һәм әһәмияте турында сөйләделәр, реабилитация һәм абилитациянең индивидуаль программасы, аны гамәлгә ашыру тәртибе белән таныштырдылар.

Дәрес бик файдалы һәм информатив булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International