2019 ел дәвамында Бөтендөнья татар конгрессы Халыкара “Татар кызы -2019” бәйгесе уздыра. Татар кызларының күркәм сыйфатларын : тыйнаклык, халкыбызның гореф-гадәтләрен, телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү сәләтен күрсәтү бәйгенең төп максаты булып тора. Бәйгенең беренче этабы Татарстан Республикасы районнарын зоналарга туплап сайлау турларын уздыруны үз эченә ала. Бәйгедә катнашырга 18 яшьтән 25 яшьтәге милләтпәрвәр татар кызлары чакырыла. Зональ этапта катнашу өчен, конкурсантларга сәламләү ( 2 минут) һәм иҗади номер (5 минут) әзерләп килергә кирәк булачак. Бәйге Чистай шәһәрендә узачак.
Белешмәләр өчен телефон: 8 9053 133 090