2019 елның 11-20 маенда Буа шәһәрендә һәм Татарстан Республикасының Идел аръягы төбәгенең чиктәш район үзәкләрендә (Апас, Олы Кайбыч, Тәтеш, Иске Чүпрәле, Кама Тамагы) «Буа: диалог киңлеге»III Халыкара милли театрлар фестивале узачак. Фестивальдә Мәскәү, Санкт-Петербург, Ярославль, Татарстан Республикасы, Иран, Швеция, Эстония, Төркия, Сербия, Украина, Молдова, Казахстан, Үзбәкстан, Саха (Якутия) Республикасы, Калмыкия Республикасы, Чуаш Республикасы, Мордва Республикасы, Башкортостан Республикасы һәм Оренбург өлкәсе коллективлары да катнашачак.
Фестиваль тәнкыйтьчеләре коллегиясе театр сәнгате өлкәсендә танылган белгечләр, «Алтын битлек» Россия милли театраль премиясе экспертлары: Александр Вислов (Мәскәү), Татьяна Джурова (Санкт-Петербург), Нияз Игъламов (Казан), Владислав Куприна (Мәскәү), Олег Лоевский (Екатеринбург), Айсылу Сәгыйтова (Уфа) тарафыннан тәкъдим ителгән. Мәртәбәле кунаклар сыйфатында Әзербайҗаннан, Эстониядән, Сербия, Ираннан театр белгечләре, үзенчәлекле кунак буларак Россия Федерациясенең атказанган артисты, А.И. Райкин исемендәге эстрада театрының сәнгать җитәкчесе Юрий Гальцев чакырылган. Шулай ук Россия Федерациясенең халык артисты Виктор Иванович Сухоруковның да килүе көтелә.
Спектакльләр Буа дәүләт драма театры, Буа районы мәдәният йорты, Буа мәдәни үсеш үзәге, шулай ук Тәтеш, Апас, Чүпрәле, Кайбыч һәм Кама Тамагы районнарының район мәдәният йортларында күрсәтеләчәк.
Фестивальнең рәсми ачылышы 2019 елның 11 маенда 18.00 сәгатьтә Буа шәһәренең Үзәк паркында булачак. Бу көнне шулай ук әлеге фестиваль кысаларында безнең шәһәрдә «Казахстан көне» узачак, анда Казахстан Республикасыннан танылган театр коллективлары: Т. Ахтанов исемендәге Актүбә өлкә драма театры, К. С. Станиславский исемендәге Караганданың дәүләт Халыклар дуслыгы орденлы рус драма театры, Кокшетау шәһәреннән Акмола өлкәсенең рус драма театры катнашачак һәм спектакльләрен күрсәтәчәк.
2019 елның 18-19 маенда фестиваль кысаларында «Дөнья театр процессы контекстында заманча милли театр»темасына Россия һәм чит илләрдән килгән театр директорлары һәм чакырылган театрларның түгәрәк өстәл-форумы узачак.
Барыгызны да көтәбез!
.jpg)