Югары Лашчы авыл җирлегендә халык җыены узды

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Кичә, 3 апрель көнне Югары Лашчы авыл җирлегендә Буа муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев, район прокуроры Марс Фәтхуллин, мәгариф, мәдәният, авыл хуҗалыгы идарәләре вәкилләре катнашында гражданнар җыены булып узды.

Авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Усманова, Югары Лашчы мәктәбе директоры Илсөяр Шәрәфетдинова, клуб мөдире Айдар Бикмиев, фельдшер Дилә Сәгъдиева 2018 елда башкарылган эшләр һәм 2019 елга бурычлар турында хисап тотты.

Авыл җирлеге эшен канәгатьләнерлек бәяләделәр. Чара ахырында катнашучылар мәдәният йорты директоры А. Н. Бикмиевны юбилее белән котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International